Йөз яшеңә җитсәң иде
"Бер гасырлык юбилееңны да күрергә язсын!" Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Ольга БАБКИНАны 95 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләр әнә шулай дип теләделәр. 23 яшендә үзе теләп сугышка киткән, тимер юл гаскәрләрендә фашистларга каршы көрәшкән, җиңүне Прагада каршы алган ветеран әле дә тормышны яратуы, шаян сүзле булуы белән сокландыра....
23 яшендә үзе теләп сугышка киткән, тимер юл гаскәрләрендә фашистларга каршы көрәшкән, җиңүне Прагада каршы алган ветеран әле дә тормышны яратуы, шаян сүзле булуы белән сокландыра. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлавын, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшыргач та сөенеченнән нишләргә белмәде. Тимер юл узелы предприятиеләренең ветераннар советы рәисе Любовь Максимова һәм локомотив депосы ветераннар советы җитәкчесе Асаф Әбсәләмов та ветеран хезмәттәшләренә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев