Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

Законсыз төстә агач әзерләүчеләрне тикшерәләр

31 декабрьгә кадәр "Әгерҗе урманчылыгы" хезмәткәрләре полиция вәкилләре белән берлектә "Лесовоз" оператив-профилактик чарасы уздыралар. Әлеге чараның максаты - агачны законсыз төстә әзерләүчеләр, транспортлаучылар, эшкәртүчеләрне кисәтү һәм ачыклау. Аның барышында агач һәм агач материаллары төягән транспорт чаралары аларны транспортлауга рөхсәт документлары бармы-юкмы икәнлегенә тикшереләчәк. Исегезгә төшерәбез: агач транспортлауга документ формасы һәм...

31 декабрьгә кадәр "Әгерҗе урманчылыгы" хезмәткәрләре полиция вәкилләре белән берлектә "Лесовоз" оператив-профилактик чарасы уздыралар.

Әлеге чараның максаты - агачны законсыз төстә әзерләүчеләр, транспортлаучылар, эшкәртүчеләрне кисәтү һәм ачыклау. Аның барышында агач һәм агач материаллары төягән транспорт чаралары аларны транспортлауга рөхсәт документлары бармы-юкмы икәнлегенә тикшереләчәк. Исегезгә төшерәбез: агач транспортлауга документ формасы һәм аны тутыру тәртибе РФ Хөкүмәтененең 571нче Карары (2014 елның 21 июне) белән расланган.

Тиешле документ булмаган очракта вазифаи затларга 30 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр административ штраф каралган.

Владимир ИШМУРАТОВ,

Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев