Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Язмышлар

“Заман белән бергә атлыйбыз“, ди РУЭСның сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү офисы белгече Фәридә МЕЛЬНИКОВА.

Быел Фәридәнең әлеге оешмада эшли башлавына ун ел була. Мәктәпне тәмамлагач Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында белем алса да, алдагы тормышын элемтә өлкәсе белән бәйләргә карар кыла кыз. - Моның төп сәбәбе - әти-әниемнең шушы тармакта эшләвендәдер, мөгаен. Әтием Фәгыйтнур гомер буе монтер булып эшләде, әнием Римма - электромеханик, аннан абонент...

Быел Фәридәнең әлеге оешмада эшли башлавына ун ел була. Мәктәпне тәмамлагач Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында белем алса да, алдагы тормышын элемтә өлкәсе белән бәйләргә карар кыла кыз.

- Моның төп сәбәбе - әти-әниемнең шушы тармакта эшләвендәдер, мөгаен. Әтием Фәгыйтнур гомер буе монтер булып эшләде, әнием Римма - электромеханик, аннан абонент бүлеге белгече вазифасын башкарды.

Фәридәнең төп эше абонентлар белән интернет, мобиль элемтә хезмәте күрсәтү буенча килешүләр төзүдән гыйбарәт. Ул хезмәт күрсәтә торган офистан көне буе кеше өзелеп тормый.

- Безнең эштә иң мөһиме - һәр кешегә ихтирамлы караш һәм аралаша белү осталыгы, - ди белгеч.

Абонентка нәрсә тәкъдим итүеңне яхшы күзаллый белергә дә кирәк.

- Моның өчен даими рәвештә белемнәребезне камилләштерәбез, төрле тренинглар узабыз, - ди Фәридә.

- Офиста клиентларга тәкъдим итә торган хезмәтләрне үзебез дә актив кулланабыз. Һәркайсыбызның өендә стационар телефон бар. Безнең компания тәкъдим итә торган интерактив цифрлы телевидение карыйбыз. Үзебезнең "Летай" сәүдә маркалы интернеттан, шушы ук маркалы сим-картадан файдаланабыз, - дип дәвам итә.

Өй дигәннән, тимерьюлчы җәмәгате Алексей белән үз йортларын төзү белән мәшгуль бүген яшь гаилә. Әти-әнисен сөендереп мәхәббәт җимешләре - Мария үсеп килә.

- Менә шулай һәр кичне яраткан эштән - сөекле гаилә, иртән кабат хезмәттәшләрем янына ашыгып вакыт узганы сизелми дә, - ди Фәридә.

"Бәхетлеләр вакытны тоймый" диюләре шушы була торгандыр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев