Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

«Ә Сез...»: Илдар Хәкимов Салават Фәтхетдинов сүзләренә җавап биргән

Халык җырчыны дәррау яклап чыккан

Искәртеп үтик, Салават Фәтхетдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Илһам Шакиров исемендәге премиягә багышланган матбугат очрашуында: «Мин Илдарны начар җырчы дип әйтмәс идем. «Кияүгә чыгып» кына харап булды», – дигән иде.

Илдар Хәкимов Салават Фәтхетдиновка җавап язган. Аның сүзләрен Интертат басмасы китерә:

«Салават абый мине югалткан.

«Абый, абый! Салават абый!» диләр, шунысы күңелсез» дигән җыр искә төшә монда. 

Әйе, Салават абый, Гүзәл белән сезнең 10 концертта җырладык бит инде ул сезонда. Шунда таныштык, Сезнең «Яратып кал җирдә, соңлама» дигән җыр астында сәхнәдә бергә басып тордык.

Ачуланма инде, Салават абый. Синдә бер ай җырлап йөргәннән соң, Россия буйлап үзебезнең концертлар белән йөри башладык.

Аннары Сез мине эзләмәдегез дә, тапмадыгыз да. Уфада мин Сезнең концертка килгән идем. Якташым Альфред абый Сезнең белән таныштырды. Сезнең фикерегезне укыдым да, минәйтәм: «Кирәк бит, шәхсән Салават Зәкиевич үзе минем язмышым турында борчыла!».

Абый, Аллаһка шөкер, әкрен генә без, балалар үсеп килә. 20 нче юбилей сезонына әзерләнәбез. Сезне дә, хөрмәт итеп, Кремль концертына зур кунак буларак чакырган идек. Ә Сез... Менә мин, нишләптер, Сезнең иҗатыгыз өчен борчылмыйм. Ләйсән апа белән җенси мөнәсәбәтегез дә кызыксындырмый. Кем кияүгә чыккан, кем өйләнгән – барыбер. Минем анда эшем юк.

Абый, абый...» – дип язган аккаунтында Илдар Хәкимов.

«Илдар җырлый да белә, гаиләсе өчен үлеп тора», «Бигрәк зирәк җавап булган бу», «Сез – бик акыллы һәм сокландыргыч гаилә. Шундый мәрхәмәтле булып калыгыз. Кешеләр сүзенә карамыйча, хатыныгызны хөрмәтләп, сөеп яшәгез», «Ачуланма, Илдар балам! Мин шулай уйлыйм: Гүзәл сине «каплады». Әмма сиңа шулай ошый икән, монда бернинди дә проблема юк. Гаиләгезгә бәхет телим», – дип язган халык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев