Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

«Ай, үтерәләр...» – Ришат Төхвәтуллин тамашачыларыннан зарлана

Җырчы хис-кичерешләре белән бүлешә

Җырчы Ришат Төхвәтуллин соңгы арада социаль челтәрләрдә, чын блогерлар кебек, тормышын, көнкүрешен күрсәтеп бара башлады. Кичә җырчы Уфада теплоходта концерт куйган. Шул чарадан соң Ришат үзенең хис-кичерешләре белән бүлешә.

Концертның башында Ришатның кәефе шәп булган. Ә менә ахырга таба җырчы шактый йончыган. Баксаң, теплоходта шактый бәйләнчек тамашачылар булып, җырчыны ардырып бетергәннәр икән.

«Без исән-сау, дуслар! Туган авылыма айтып җиттем. Блогерыгыз исән-сау, тәүлек буе сезнең белән. «Титаник»та булган тамашачыларыма рәхмәт. Ай, фотога төшеп үтерәләр. Берсе бер якка тарта, икенчесе икенче якка. Берсе артка тарта, кайсыдыр аякка баса. Җырлап булмый, берсе микрофонны авызга этә. Менә шундыйрак чара булды бүген. Әле үзләренең йомыркаларын да кыстырып килгәннәр», – дип сөйләгән, көлә-көлә Ришат. 

Бу хакта тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев