Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Алсу һәм Азат Фазлыевларны ризыкны әрәм итүдә гаепләгәннәр

Иҗади гаиләгә тагын эләккән

Иҗади гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевлар дуслары, алып баручы Илназ Миңнехановны «яшьләрчә» итеп туган көне белән котлаган. Алар Илназның йөзен тортка батырган. Бу хакта Интертат яза.

«Бу бит ризык әрәм итү. Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз!»;

«Кеше көлкесе, ахырзаман»;

«Тортны әрәм иттегез»;

«Элек укучылар шулай бер-берсен котлый иде. Бу алар өчен кызык иде. Хәзерге тотрыксыз заманда 30 яшьлек ир-атларның болай күңел ачуын аңлый да алмыйм, һәм бу хәл көлке дә түгел» кебек комментарийлар калдырганнар.

Бу комментарийларга Алсу Фазлыева җавап биргән: «Алар укучылардан яшьрәк (бу урыны аңлашылып бетми). Аннары илдә ни булуга карамастан, кешеләр өйләнешкән, туган көннәрен бәйрәм иткән, балалар туган һ.б. Менә мин сезнең елмаймыйча, күңел ачмыйча, туган көнегезне бәйрәм итмичә яшәвегезгә һәм эшкә йөрмәвегезгә ышанмыйм. Дөньяга җиңелрәк карагыз, яшәргә дә җиңел булачак».

Фото социаль челтәрдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев