Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Данир Сабиров гаиләсендә никах туе узды

Кем өйләнгән?

Җырчы, юмор остасы Данир Сабировның туганнан туган энесе Илзир сөйгәне белән никах укыткан, дип хәбәр итә "Интертат".

«Бүген «кечкенә генә буйлы» туганнан туган энемнең никах мәҗлесендә, киленнең өендә кунак булдык. Бәхетле булыгыз, балакайларым. Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирсен», – дип язып калдырган Данир Сабиров.

 Һәрвакыт шаян Данир видеоязма да төшергән. Ул анда әнисеннән никах турындагы хис-кичерешләрен сөйләтә.

«Бик күңелле мәҗлес булда, аеруча да мулла ошады. Яшь кенә егет, бик күңелле итеп алып барды никахны», – дип ихластан сөйләгән Флүзә апа.  

«Хәзрәтләргә күз ату гөнаһ, Флүзә ханым», – дип шаярткан аны малае. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев