Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Данир Сабиров концертында булган хәл турында: «Паника... Эпилепсия, дип уйладым...»

Җырчы бик борчылган

Җырчы, юмор остасы Данир Сабировның Түбән Камадагы концерты вакытында көтелмәгән хәл килеп чыккан. Бу турыда артист социаль челтәрдәге аккаунтында язган, дип белдерде Интертат.

«Түбән Кама! Матур очрашу булды! Зур рәхмәт!

Концертларым маҗараларсыз үтми инде. Кичә тамаша вакытында: «Врача! Врача!» – дип кычкыра башламасыннармы?! Бер апаның хәле начарайды. 2-3 минут паника булды. Башта «эпилепсия микән» дип уйладым... Баксаң, кан басымы төшкән икән.

Бүген хәле ничек икән? Үзе яисә якыннары укыйдыр бу постны, языгыз әле, зинһар, борчылам», – дигән Данир сәхифәсендә.

Кызганыч, теге апаның хәле турында әйтеп, хәбәр бирүче булмаган. Бары тик концертны мактап, «шәп булды», «рәхәтләнеп көлдек» ише комментарийлар гына калдырганнар Данирның виртуаль дуслары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев