Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Дилә Нигъмәтуллина иреннән иткәнгә үкенәме?

Җырчы җавап биргән

Дилә Нигъмәтуллина инстаграмда үз язылучыларының сорауларына җавап бирде. Җырчының виртуаль дусларын күбрәк элеккеге ире Марат Мухин һәм икенче ире, аның балалары белән мөнәсәбәтләр кызыксындыра.

Диләгә сорау бирүчеләр арасында ире дә бар. «Сагынасыңмы иреңне?» — дип сораган ул. «Сагынам инде, сагынмаган кая», — дип җавап биргән җырчы. Ә инстачылар никтер аны элеккеге ире Марат Мухинны сагына дип аңлаган. «Элеккеге ирегезне дигән сүз юк бит ул сорауда. Мин дүрт көн гастрольләрдә идем, ирем шаяртырга теләп шундый сорау җибәргән», — дип аңлатырга тырышкан ул.

«Икенче бала алып кайтырга уйламыйсызмы?» дигән сорауга җырчы кыска гына итеп «уйлыйбыз» дип җавап биргән.

«Дилә, Мухиннан киткәнгә үкенмисезме? — дип тә сораган бер инстачы.

«Мондый сорауны кияүдәге бәхетле хатынга нинди уйлар белән язалар икән? Диләнең элеккеге ире белән мөнәсәбәтләре яхшы һәм хәзерге ире белән дә үзара аңлашып, яратышып яши, хәзерге иренең беренче никахындагы балалары белән искиткеч мөнәсәбәтләре була алмый бит дип уйлыйлардыр инде. Кешеләр кайдан да бер җитешсезлек эзли дигән фикергә килдем. Шулай да була ала. Мин бу мөнәсәбәтләргә бер елда гына ирешмәдем. Мин үз өстемдә күп эшлим. Кеше тикшергәнче, үзегезне кайгыртсагыз яхшырак булыр», — дип язган Дилә һәм ире белән төшкән фотосын куйган.

«Гөлназ Сәфәрова белән мөнәсәбәтләрегез ничек?» — дип кызыксынган инстачыларга: «Безнең мөнәсәбәтләр ничек бар, шулай калды. Гөлназны бик хөрмәт итәм», — дип җавап язган җырчы. Алар килендәшләр, Диләнең элеккеге ире Марат Мухин белән Гөлназ Сәфәрованың ире бертуганнар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев