Элвин Грейга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
Башкаручы җанатарларына, бүләкне «уртак җиңү» дип атап, рәхмәт белдерде
Элвин Грейга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Бу хакта җырчы Мәскәүдә узган Татар мәдәнияте көннәреннән соң Телеграм-каналында хәбәр итте.
Башкаручы җанатарларына, бүләкне «уртак җиңү» дип атап, рәхмәт белдерде. «Рәхмәт, Татарстан. Без бергә», дип язган ул.
«Мәскәүдә «Татар мәдәнияте көннәре» чарасы вакытында мин «Татарстан Республикасының атказанган артисты» мактаулы исеме белән бүләкләндем», - дип сөйләде ул үзенең Телеграм-каналында.
Шулай ук ул «Эзли күңел» яңа җыр премьерасы буласын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев