Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Элвин Грей Данир Сабировка ни өчен тиле дигән?

Җырчы үзенчәлекле бүләк ясады

Юмор остасы Данир Сабиров  Элвин Грей тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшинның концертына барган. Данир Сабиров сәхнәгә үзенчәлекле бүләк тапшырырга менде. Бу турыда видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Сүзен русча башлаган юморист татарча дәвам итте.

«Татарча сөйлим әле, чөнки минем русча сөйләшүем синең татарча сөйләшүең кебек. Менә мин Инзиләне (Элвин Грейның хатыны) күрдем, тик бернинди дә үзгәреш сизмәдем», – дип шаяртты ул.

«Бу юнәлештә эшлибез», – диде Юльякшин.

Аның «Миңа мөрәҗәгать итә аласың, булышам» дип әйтүенә Радик Юльякшин «тиле» диде. Ә Данир шаяруын дәвам итеп: «Тиле түгел, ә чын дус. Ә дус бәлада үзеңне генә калдырмый», – диде.

Шулай итеп, пародия остасы стимул булсын өчен Элвин Грейга дәүләтнеке булмаган «Данирский капитал»га сертификат тапшырды. Әгәр дә яшь гаиләнең бер баласы туса, Миләүшә белән Данир Сабировлар 50 мең бирәчәк, ә игезәкләр туган очракта – 100 мең, өч игезәк -150, 4 игезәккә – 200 мең.

Бу хакта тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев