Фирдүс Тямаев концерт барганда егылган?!
Уфадагы концерты вакытында көтелмәгән хәл булган.
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән Уфадагы концерты вакытында көтелмәгән хәл булган.
Җырчы чәчәк бирергә чыккан кызга карап җырлый-җырлый артында торган пюпитрга абынып егылган. "Матур кызлар карап бетешәм инде", - дип язган Фирдүс.
Бу хакта Фирдүскә төрле фикерләр язганнар. Әйтик, җырчы Нурзадә болай дигән: "Кызларга караганыңны Аллаһы Тәгалә дә күрде һәм сразу җиргә төшерде". Марат Мухин: "Көлке дә, куркыныч та. Иң мөһиме - беркем дә зыян күрмәгән бугай", - дигән.
"Ут егет. Егылды да, туп итеп сикереп тә торды", "Күп акчага ясаткан аякларыңны әрәм итәсең бит", "То ыштаны ертыла, то егылып ята", "Артыгын кылана инде" һәм башка фикерләр дә язганнар.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев