Фирдүс Тямаевка бүләк тапшырганнар
Җырчы шул вакытта төшерелгән видеоны куеп, язылучыларының кәефен күтәргән
Концерт вакытында бер ханым Фирдүс Тямаевка бүләк тапшырган. Җырчы шул вакытта төшерелгән видеоны куеп, язылучыларының кәефен күтәргән, дип хәбәр итә "Интертат".
«3 тиенлек бүләк түгел, 1 меңлек теш пастасы. Геморрой чыкса, сөртеп куясың. Яндыра. Курыкмагыз, 3 минуттан үтә. Тамагыгыз авыртса да файдасы тия. 189 үләннән ясалган. Тешләрне матур итеп чистарта. Ашказаны авыртса, аз гына суырып куясың. Башыгыз авыртса башка сөртәсең, авыру шунда ук бетә. Сезгә бу ошаячак. Хәзер үк ашап, эчеп карый аласыз», – ди ханым, бүләген тапшырып.
Фирдүс пастаны ачып татып карагандай итә. Шул вакытта тамашачылар арасыннан бер ханым килеп, үзенә дип алып килгән компотын тәкъдим итә.
«Апай, бу әйбер беренче әйткән нәрсәдән точно булышамы? Алайса Рүзәл дә җәфалана», – ди җырчы, төркемендәге егеткә ишарә ясап.
«Булыша, булыша. Менә хәзер сәхнә артына кереп, сылап чыксын», – ди апай.
«Секундында диагноз, секундында дәва сезгә», «Бу апаны үзегез белән гастрольгә алсагыз да була. Юмор өстәп, реклама ясап, күпме файда бөтен кешегә, керемне урталай бүләсез», «Бу пастага сездән бәяләмә көтәбез», «Үтерде бу апа» кебек комментарийлар калдырганнар.
Видеодагы апаны танучылар да табылган. «Әлфия апа алама әйбер киңәш итми ул», – дип язган берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев