«Гарьләндем хәтта» – Рөстәм Гайзуллин Зәйнәб Фәрхетдиновага үпкә белдерә
«Көнләшеп үләрсең!» ди
Тинчурин театры артисты, «Болгар» радиосы алып баручысы Рөстәм Гайзуллин җырчы Зәйнәб Фәрхетдиновага шаяртып үпкә белдергән. Бу хакта Интертат яза.
«Зәйнәб ханым, мин сезгә үпкәләдем.
Театрдан өйгә соң кайтылды. Гаиләм инде йоклый иде. Чишенеп, юынып, аш бүлмәсенә чыксам, таныш тавыш, таныш җыр яңгырый. Гарьләндем хәтта!
Зәйнәб ханым, бер кат өстә яшәүче күршеләргә килеп, төнге беренче яртыда концерт куйган! «Браво» дип куәтлиләр күршеләрем халык артистын. Көнләшеп үләрсең!
Зәйнәб ханым, безең йортка килеп, хет 5 минутка безгә дә кереп чыксагыз була иде инде! Ишек ачык, чәйнегебез тиз кайный югыйсә.
Икенче юлы алай итмәгез, Зөфәр абый белән туры үзебезгә керегез, яме», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.
Рөстәм Гайзуллин видео да урнаштырган. Чыннан да, төнге беренче ярты булуга карамастан, күршеләре шәп бәйрәм иткәннәр. Зәйнәб Фәрхетдинова Рөстәмнәрнең фатирларына төшеп җырлаганнан бер дә ким булмаган, юкка үпкәләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев