Гөлдания Хәйруллинаның кызы өченче сабыена нинди исем кушкан?
Җырчы күптән түгел бәбиләде
Җырчы Лилия Хәйруллина улына Ратмир дип исем кушкан. Бу хакта ул инстаграмда яза.
«Мин бала тудыру йортыннан джинсы, кеды, футболка белән, артык бизәнмичә, гади һәм җиңел итеп чыктым.
Чәчәкләр, фото-видеога төшерүләр дә булмады.
Күпләр андый чараларның шәп һәм матур итеп үткәрергә тели. Минем хыяллар башка кешеләрнекенә охшамаган инде.
Улыбызга Ратмир дип исем куштык», — дигән Лилия.
Инстадуслары баланың сау-сәламәт, бәхетле, акыллы булып үсүен теләгәннәр.
Лилия Хәйруллинаның өченче бәбиен табуы турында язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев