Гөлназ Сәфәрованың булачак ире аның телефон номерын «сатып алган»
Алып баручы ире белән ничек танышуы турындагы сорауга җавап биргән
Гөлназ Сәфәрова инстаграм сторисында ире белән танышуы турындагы сорауга җавап биргән.
«Дискотекада таныштык. Иң кызыгы, ул да, мин дә дискотека яратмыйбыз. Ул көнне мин алып баручы булып эшләдем, ә аны композитор Марат Мухин (иренең энесе) алып килгән. Мин аны күргәч, „чит ил кешесе“ дип уйладым. Ә ул уйлап тормаган, минем телефон номерын „сатып алган“. Булат Бәйрәмов минем телефон номерын вискига алмаштырган. Тфү, оятсыз», дип язган алып баручы.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев