Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Гүзәл Уразова зур шатлыгы белән уртаклашты

Күпләр инде аның балага узуы турында имеш-мимешләр таратты

Кичә Гүзәл "күп калмады, иртәгә күптән көтелгән яңалыкны җиткерәм" дигән иде. Күпләр инде аның балага узуы турында имеш-мимешләр таратты. Котлаучылар да булды. Чынлыкта исә Гүзәл киемнәр кибете ачкан.

"Була бит әле бик зур хыял. Син аның белән ятасың, аның белән уянасың. Бер ел буе әзерләндем: бер ясадым, бер сыздым. Тукымаларын сайлап, бөтен модельләрен ясап, килештереп, барыгызга да килешле булсын диеп, энәсеннән җебенә хәтлем җитәкләп бу эшнең азагына чыктык. Ниһаять, килеп чыкты кебек. Беренче коллекциямне сезгә дә тәкъдим итәм. Бүгеннән үз брендым астында "Guzel Urazova" кием кибете эшли башлады", - ди Гүзәл.

Әлеге кибет интернетта эшли, киемнәрне онлайн аша сатып алырга мөмкин.

Чыганак: Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев