Гүзәл Уразованың сабыена күз тигән?
Йолдызлар

Гүзәл Уразованың сабыена күз тигән?

Меңнән артык комментарий язганнар

Гүзәл Уразова белән нәни кызчыгы Ариананы хастаханәдән чыгарганнар. Ул бу хакта инстаграмда хәбәр итә. «Кызым белән өйгә кайтып барабыз. Берүк сау-сәламәт булыгыз, балаларыбыз чирләмәсен бервакытта да. Беркемгә дә күрсәтмәсен бу юлларны. Хастаханәгә каян кереп, кайдан чыгасын да белми идек. Белергә дә язмасын», — ди ул. Җырчы үзләре өчен теләкләр теләп, догалар кылып торучыларга, дәвалаган табибларга рәхмәт сүзләре әйтә.

Инстачылар әлеге пост астында меңнән артык комментарий калдырганнар. Барысы да сабыйның исән-имин терелүенә шатланган. «Аллаһка шөкер, Гүзәлебезне моңсу итеп күрү бик кыен», «Аллаһка шөкер, борчылып торган идек», «Бу арада күренмәдегез. Сез булмагач, бик читен», «Сау-сәламәт булыгыз, сабыйны саклагыз, чирләтмәгез», — дип язалар.

Балага күз тигән, шуңа авырып киткәндер дип фаразлаучы да бар. «Исән-имин яшәгез. Бәхет тынычлыкны ярата. Сабыегызны бөтен кешегә күрсәтмәгез. Инстаграм кирәкми әле аңа. Сез аңлап җиткермисез. Яшьрәк шул әле сез», — дигән ул.

Гүзәл Уразованың нәни кызы белән хастаханәгә эләгүе турында язган идек.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев