Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Гүзәлем: "Тәрбиягә бала алырга уйлаган идек"

"Кызыбыз Мәдинәнең дөньяга килүе – үзе бер могҗиза.."

Татар эстрадасының якты йолдызы Гүзәлем белән эксклюзив әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.

– Гүзәлем, биш ел балагыз булмады...

– Табибларга йөрдек, бар да яхшы диделәр. Балабыз булмаганга борчылдык, әлбәттә. Минемчә, бу – замана бәласе, хәзер күп гаиләләрдә мондый проблема бар. Әгәр үз балабыз булмаса, балалар йортыннан бала алырга уйлаган идек. Хәер, Салават хәзер дә тәрбиягә бала алырга тели. Минем генә батырчылык җитми, чөнки бу – бик җаваплы адым. Кызыбыз Мәдинәнең дөньяга килүе – үзе бер могҗиза. Салават Тимергали хәзрәт белән күрешкәч, ул икебезгә дә көн саен иртәнге намаздан соң 40 көн дәвамында 40 тапкыр “Әль-Фатиха” сүрәсен укырга кушкан. Шуны укыганнан соң, бала әнисеннән күкрәк сөте сораган кебек үз телеңдә ихластан сорарга кирәк дигән. 40 көн узып, бер-ике көннән соң табибка бардык һәм ул йөкле булуымны җиткерде.

– Мәдинәгә иптәш алып кайтырга планлаштырасызмы?

– Хәзер Мәдинәгә – 3 яшь. Балаларымның яшь аермасы 5-6 яшь булуын теләр идем. Безнең сеңлем белән дә яшь аермасы шулай. Аны карашырга әнигә ярдәм итә идем. Мин дә Мәдинәмнең ярдәмчем булуын телим. Әмма барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, ул ничек язган, шулай булачак.

Чыганак: Шәһри Казан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев