Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

«Илдар җанны ашый...» — Гүзәл Уразовага билгесез кеше чәчәкләр бүләк иткән

Виртуаль дусларының күбесе чәчәкләрне хатынына Илдар үзе бүләк иткән дип уйлый

Гүзәл Уразовага бер бәйләм ак розалар җибәргәннәр. Илдар Хәкимовны исә хатынына бу чәчәкләрне кем бүләк итүе бик кызыксындырган. «Кемнең чәчәге бу? Исеме дә, җисеме дә юк», — ди ул Гүзәлгә. Гүзәл үзе дә аптырашта калган, ләкин Илдарның сорау алуыннан рәхәтләнеп көлә.

«Ике көнгә Антальяга барып кайткан иде, чәчәкләр дә килә башлады», — ди аңа ире.

Гүзәл Уразова, чәчәкләр җибәрүчене табарга ярдәм итүләрен сорап, инстачыларга мөрәҗәгать иткән. «Кем җибәрде бу чәчәкне, тизрәк языгыз әле, Илдар җанны ашый», — дигән ул.

Иң беренче булып Әнвәр Нургалиев: «Мин», - дип комментарий калдырган. «Алдама инде, Әнвәр», — дигән аңа Гүзәл. «О, башлана икән Санта-Барбара», — дигән инстачылар. «Гүзәлгә чәчәкләрне Әнвәр Нургалиев Төркиядән җибәргән. Төркия чәчәкләре бу», — дип тә язганнар, Әнвәр Нургалиевның Төркиядә ял итүен искә алып.

«Илдарның көнче күбәләкләре уянып, тузына башлады», — дигәннәр.

Бер инстачы: «Илдар, туганым, сиңа беркем дә җитәрлек түгел. Үзең уңган, үзең матур, акыллы. Дүрт бала атасы! Гүзәл күзеңә генә карап тора бит, юкка көнләшмә», — дип тынычландырган Илдарны.

Виртуаль дусларының күбесе чәчәкләрне хатынына Илдар үзе бүләк иткән дип уйлый. «Гүзәл, Илдарың үзе җибәргән инде ул чәчәкләрне», «Илдар инде, Антальядән каршылый түгелме соң? Бу пар арасына көнчелек керми инде», — дигәннәр. «Мин дә шулай уйлыйм», — дип килешә алар белән Уразова. 

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев