Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Ильмира Нәгыймова пластик операция ясаткан?

Акчасын кая куярга белмидер, диләр

Җырчы Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге яңа фотосы виртуаль дусларын аптырашта калдырган. Алар, Ильмира борынына пластик операция ясаткан, дип фаразлый. Бу хакта Интертат яза.

«Борының белән нәрсә булды? Иреннәрең белән? Ул иреннәрне күпме кабартырга була инде?»; «Борыныңны нишләттең?» – дип сорыйлар алар җырчыдан. 

Кызыксынучыларга Ильмира урынына башка виртуаль дуслары җавап язган. 

«Аның пластик операция ясатмаган җире калмады бит инде. Акчасын кая куярга белмидер», – дигән алар. 

«Үзенең борыны да матур иде бит. Нигә алай эшләгән инде»;

«Сезнең комментарийдан соң игътибар иттем, чыннан да үзгәргән шул», – дигән кайберәүләре. 

«Син болай да матур бит. Алай фотошоплар кулланма әле»; «Бик матур фото», – дип, җырчыга сокланып караучылар да бар. 

Ә бер егетнең күзе Ильмираның борынына түгел, ярымачык күкрәкләренә төшкән. «Татлы күкрәкләр, супер, матур», – дип язып калдырган ул. 

Фото: © Ильмираның Телеграм каналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев