Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар

Ильмира Нәгыймова «чишенгән» фотоларын күрсәтте

Тавыш чыгарган фотолар

Татар эстрадасы җырчысы Ильмира Нәгыймова яңа фотосессиядә ачык күлмәкләр киеп төшкән. Фотоларын ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйган. Кайберәүләре җырчыны килешә дип мактаса, икенчеләре бер дә ошатмаган.

Менә тавыш чыгарган фотолар, — дип язган Ильмира Нәгыймова. Аннан «нигә тавыш чыгарган?» — дип сораганнар. Ул: «Чишенгән бит», — дип җавап биргән.

Ильмираның фотосессиясен ошатучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә табылган: «Маймылны да бизәсәң бик матур була, Илсөягә җитми инде», «мөселман кызына мондый күренеш бер дә килешми», «бигрәк чишендең инде, рус артистлары шикелле. Килешми бер дә», «иркенгә чыктың Русланны ташлагач» — дигәннәр.

Фотолардагы образны ошатучылар исә: «Тыныч тормышның нәтиҗәсе шулай тиз күренә инде», «сиңа ни кисәң дә килешә», «Аерылганнан соң матурланып киткән әле», «фигурасы матур булгач, барысы да килешә», «көнләшүләреннән шартлыйлар бит», «яшьләр бит әле алар, үзләре теләгәнчә киенеп калсыннар, бик тиз үтә ул яшьлек», «гади генә, матур гына булган», — дип язганнар.

Фотоларны чыганакка кереп карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев