Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Илсөя Бәдретдинова Башкортстандагы язгы концерты кичектерелүе турында хәбәр итте

Җырчы тамашачылар алдында гафу үтенгән

Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова Башкортстанда апрельдә узарга тиешле концертлары кичектерелүе турында хәбәр итте.

«Мин килергә әзер. Сез билетлар сатып алгансыз! Электр уты да бар! Вазгыять үзгәрде», — дип язган ул Инстаграмдагы битендә.

Җырчы тамашачылар алдында гафу үтенгән һәм көзен концертлар булачагына ышануын язган.

«Концертларны көзгә күчереп карыйбыз, Башкортстанга кертерләрме яки юкмы — билгесез», — дип язган артист.

Җырчы шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага мөрәҗәгать иткән.

Җырчыны хуплап Фирдүс Тямаев комментарий язган. Ул да берникадәр вакыт элек Башкортстанда шундый ук проблема белән очрашканы турында хәбәр иткән иде.

Җырчының иҗатын яратучылар һәм татар шоу-бизнесы вәкилләре татар концертларын тыюны аңламауларын белдергән. «Бу оят! Элек „пиар“ дип уйлый идек, хәзер Башкортстанда татарларны җәберләүләрен күрәбез. Бу — сәясәт», — дип яза Инстаграм файдаланучылар. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев