Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Илсөя Бәдретдинова бәйрәмнән соң: «Яратмасагыз яратмассыз инде… Әйтим әле!»

Җырчының телефоны котлау картинкалары белән шыплап тулган

«Әйтим әле… Телефоным открытка белән тулды! Барысына да бертөрле стандарт сүзләр җибәрә торган «рассылка”ларны җенем сөйми. Ватсап, директ, телеграмга, смс… Мең котлау! Бишесе: «Бәйрәм белән, Илсөя!» — дип язган. Шулардан да кадерлесе юк! Рәхмәт сезгә.

Яратмасагыз яратмассыз инде… Авызына тюльпан капкан чебеш открыткасын чистармыйча, эшемне эшли алмыйм. Кирәк материалны таба алмыйм. Яратам… аңладым. Җибәрмәгез инде, ә…» — дип язган ул инстаграмда.

Бактың исә, мондый открыткалар бер Илсөянең генә ачуын чыгармый икән. Аңа инстадуслары да кушылган:

«Әле ул котлаучыларның барысы да хатын-кыз. Ул ир-егетләр кайда икән?»

«Мин дә нәкъ сезнең кебек яратмыйм шул картинкаларны. Язып та караганым булды, нәтиҗәсе юк. Ярар, бәйрәм булгач, бәйрәм булсын инде, җибәрсеннәр. Йокларга яткач, чистартырбыз»,

«Вәт шәп әйттегез, Илсөя! Телефонның башы әйләнә инде монда»,

«Тәмам туйдым шул видеолардан. Үзем бүген бөтен хатын-кыз дусларымны сүзләр язып котладым», — дип язганнар.

Илсөянең виртуаль дуслары аның шушы посты астына үз сүзләре белән язган бер кочак котлау-комментарий калдырганнар. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев