Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Илсөя Бәдретдинова: Җырчының күңелендә нәрсә булганын тамашачы белми дә кала

"Һәм бу дөрес, шулай булырга тиеш тә.."

Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган концертта җырчы Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясады.

Кремль янындагы мәйданда җырчы үз репертуарыннан берничә җыр башкарды. Күптән түгел апасы үлүенә карамастан, җырчы, кайгысын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, сәхнәдә сер бирмәде.

«Минем эшем шул бит… Күп кенә вакытта артистның күңел түрендә нәрсә барлыгын тамашачылар белмичә дә кала. Һәм бу дөрес, шулай булырга тиеш тә ул. Хезмәттәшләрем мине яхшы аңларлардыр, дип уйлыйм», — дип уртаклашты Илсөя Бәдретдинова чыгышыннан соң «Татар-информ» хәбәрчесе белән.

Җырчы үзенең иҗат төркеме белән хәрби стильдәге костюмнардан чыгыш ясады.

«Бәйрәменә туры китереп, үзенә күрә сәхнәчә дә, хәрби киемгә дә охшаган костюм булсын дип сайладык», — диде ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев