Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Иркәнең ире махсус операциягә китә

«Э-эх, яраткан көзем, кайгылы килдең бу юлы..»

Татарстанның атказанган артисты Иркә социаль челтәрдәге аккаунтында ире Артур Шабакаевның махсус операциягә китәчәге турында язган. Җырчы чакыру кәгазен фотога төшергән һәм: «Ул миңа кире әйләнеп кайтырга вәгъдә бирде. Э-эх, яраткан көзем, кайгылы килдең бу юлы», – дип язып куйган. Аңа комментарийлар калдырмаганнар.

Кәгазьдә: «Шабакаев Артур, 30.09.22, повестка к 8.00», – дип язылган.

Сәнгать өлкәсендәге кешеләргә военкоматка чакыру кәгазе килгән очрак булды. Моннан берничә көн элек, музыкант, алып баручы Ильмир Ямалов та үзешчән җырчы дусты Илсур Шәйдуллинны махсус операциягә алып китүләре турында язган иде

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев