Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Хәния Фәрхинең ире Габделхәйнең сеңлесе: «Абый, Хәниягә тугры булып, үзе генә яши»

"Инде 4 ел вакыт узса да, яралары төзәлми шул.."

30 май көнне, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи үзенең 61 яшен бәйрәм итәр иде. Гадәттәгечә, Казанны гөрләтеп концерт бирер, соңыннан бөр төркем туганнарын мул өстәл артына туплар иде. Кызганычка каршы, Хәния апа бүген бәйрәм чәчәкләрен мәңгелек йортында кабул итә, дип яза "Интертат".

Каенсеңлесе (Габделхәйнең сеңлесе) Венера апа белән Хәния Фәрхи икесе дә бер елгы, икесе дә 30 май көнне дөньяга килгән. Биктаһировлар гаиләсенең гастроль арты гастрольдә йөргәндә ике бөртек кызларын калдырып китә торган иң ышанычлы тоткалары да булган Венера апа. Күз яшьләрен сөртеп, бик теләп, истәлекләргә күмелде ул.  

«Хәниянең үлемен абый бик авыр кичерде. Кичерде генә түгел, хәзер дә авыр кичерә…

Габделхәй абый турында әллә нинди гайбәт сүзләр ишетелде. Минем шуларның барысына да нокта куясым килә: ул сүзләрнең берсе дә дөрес түгел. Чиста-пөхтә, акчалы кешегә ябышырга торган хатын-кызлар күп була. Ләкин абыйның беркеме дә юк, ул туган нигезебездә, Хәниягә тугры булып, үзе генә яши. 

Абый радио тыңлый алмый, интернетта утырмый. Телевизордан татар концертлары карамый. Инде 4 ел вакыт узса да, яралары төзәлми шул. Хәния турында сөйләшә башласаң, шунда ук күз яшьләренә тыгыла. 

Хәниянең үлем хәбәрен ничек җиткерделәрме икән аңа дим. Бүгенгәчә ул турыда сораша алганым юк. Тормышының иң авыр мизгелләре турында исенә төшерәсем килми. 

Ял көннәрендә, без — сеңелләре кайтып йөрибез. Балалары юлга тузан төшермиләр. Абый кайгысын безгә күрсәтмәскә тырыша, оныклары белән юанып яши.

Хәния апаның үлеме кисәк һәм үкенечле булды. Әрәм булды… Бер дә үлем турында сөйләгәне булмады аның. Яшәдек, яшәячәкбез! Булдырырга, җиткерергә кирәк!» — дип яшәде. 

Туган апаны юксынабыз. Ул безгә җитми, өстәлебезнең бизәге иде», — дип сөйләде Венера апа.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев