Ләйсән Гыймаева кайнанасының яшь вакытта төшкән фотосын күрсәтте: «Без охшаганмы?»
Килен кайнана туфрагыннан, дип әйтәләр
Булат Бәйрәмов социаль челтәргә абыйлары һәм әнисе белән төшкән фото куйган. Шулай итеп, ул әнисен туган көне белән котлаган һәм изге теләкләрен язган. Бу хакта Интертат уртаклаша.
Шулай ук Ләйсән Гыймаева да социаль челтәрдә кайнанасын гомер бәйрәме белән котлаган. Җырчы үзенең һәм кайнанасының 20 яшьтә төшкән фотоларын куйган.
«Килен кайнана туфрагыннан, дип әйтәләр. Очрашып йөри башлаганда, Булат мине әнисенең яшь чагына охшата иде. Сез ничек уйлыйсыз, без охшаганмы?» – дип язган Ләйсән.
«Ике фотода бер кеше дип торам», «Ә мин сезнең әниегез дип торам», «Әйе, охшагансыз», «Нык охшагансыз», – дип язган күпчелек.
«Борын бүтән, күз бүтән. Юк. Бездә уңганлык, пешерү буенча осталыкка карап әйтәләр иде бу хакта», – дип җентекләп өйрәнгән берәү фотоны.
Фото: © Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге битеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев