Ләйсән Гыймаева «кыргый, таза, ямьсез» чактагы фотосын күрсәтте
Мондый Ләйсәнне күпләр хәтерлидер
Җырчы Ләйсән Гыймаева журналист Замирә Рәҗәпованың «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында төшеп кайтканнан соң, хатирәләргә бирелгән һәм балачак, яшьлектәге фотоальбомын карап утырган, дип яза Интертат.
Бәләкәй Ләйсәннең аклы-каралы сурәтләре арасында төсле бер фото да табылган. Яшүсмер һәм студент вакытындагы фотолары белән исә җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә уртаклашкан.
«Миңа монда 13 яшь, нәкъ Зифуш (җырчының уртанчы кызы Зифа – авт.) кебек яшьтә. Комлекслы, кыргый, үземне бик таза, ямьсез, дип уйлап йөргән чорым... Шуңа күрә ул вакытта төшкән фотолар бик аз, ертып аттым», – дип язып куйган Ләйсән аклы-каралы сурәте астына.
Тагын бер фото – аның студент чагыннан. Мондый Ләйсәнне күпләр хәтерлидер дә әле. «Баянда шөгыльләнгән, үзәгемә үткән студент вакытлар», – дип шәрехләгән монысын җырчы.


Фотолар: Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге аккаунтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев