Ләйсән Гыймаева: «Операция булды, анализлар көтәм…»
Онкологиядә «второе мнение» дигән төшенчә бар
Җырчы Ләйсән Гыймаева социаль челтәрләрдә узган ел үзенә яман шеш диазнозы куелуын язган иде. Берничә көн элек җырчыга операция булган.
— Яңа ел алдыннан «хастаханәгә ятам» дип олы кызларыма – Таңсылу белән Зифага әйтү җиңел булмады. «Нәрсә булды? Кай җирең авырта? Нишләтәләр?» — шундыйрак сораулар бирделәр. Ләкин без өч хәрефле диагнозны әйтми торырга булдык. Зәйнәп гомумән белми.
Операция уңышлы үтте. Аннары гыйнвар уртасына кадәр нәтиҗәләр көттек. Ул вакытта: «Мине нинди дәвалау көтә? Химия булса нишләрмен? Чәчләрем коелса, ничек кеше күзенә күренермен? Дәвалануның файдасы булырмы?» – шушындый рухтагы мең дә бер сорау белән йөрдем. Ничек кенә булмасын, күңел түрендә барысы да яхшы булачагына, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасына бөтен җаным белән ышана идем.
Көтелгән көн килеп җитте. Операция барышында алынган гистология анализлары миңа гормонотерапия билгеләде. Бу – дарулар белән авыруны җиңеп була, химия дә, нурланыш терапиясе дә кирәкми, дигән сүз иде. Моны ишеткәч, бу көнне дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Ләкин күкрәк рагы күпчелек очракта хатын-кыз органнарына күчәргә мөмкин икән. Шуңа мин ай саен укол ясатырга яки органнарны бөтенләй алдыртырга дигән сайлау алдында калдым.
Онкологиядә «второе мнение» дигән төшенчә бар. Бер табибның әйткән диагнозын башкага барып тикшертергә мөмкин. Шуңа күрә февраль аенда, бөтен анализларны алып, Мәскәү янындагы Обнинск шәһәренә барып кайттык. Андагы табиблар да шул сүзләрне әйткәч, тынычланып, кайтып киттек. Бүгенге кадәр уколлар һәм дарулар белән дәвалануны дәвам иттем.
Өч көн элек теге вакыттагы «иң яхшысы – алып ташларга» дигән операция булды, алдылар… Анализлар көтәм.
Миңа язган җылы сүзләрегез, теләкләрегез өчен мең рәхмәт сезгә! Шуны әйтәсем килә – мин бу постларны кызгандырыр өчен язмыйм. Беләм, минем хәлдә калучылар бар. Миңа килгән хатлардан да күрәм: әлеге диагноз белән очрашучылар, аны җиңүчеләр, хәзерге вакытта көрәшүчеләр бар. Минем сезгә ярдәм итәсем, рухи яктан көч бирәсем килә. Яхшыга ышаныгыз! Яшим дип яшәгез!
Бүген. Үзеңне бүген яратырга, кадерләргә, сакларга кирәк. Кемдер, начар диагноз ишетермен дип, хастаханәгә барырга куркып йөри – сузмагыз! Елга бер булса да барып тикшеренеп торыгыз. Барсы да үзегезнең кулда. Сәламәт булыгыз! — дигән җырчы социаль челтәрләрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев