Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Шатлыклы хәбәребез бар»

Җырчы социаль челтәрләрдә зур сөенечен җиткергән

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрләрдә зур сөенечен җиткергән, дип хәбәр итә "Интертат".

Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевларның кызлары Ләйләне «Шаян ТВ» телеканалындагы «Кичке әкиятләр» тапшыруы алып баручысы буларак беләбез. Ләйлә «Иң яхшы алып баручы» номинациясендә Россиянең телевизион «ТЭФИ-КIDS 2022» милли премиясенең финалына чыккан. 

«Кичке әкиятләр» тапшыруының мөхәррире Чулпан Зәйнуллина. 

Бәйгенең финалы һәм бүләкләү тантанасы 17 октябрь көнне Мәскәүдә узачак», – дип хәбәр иткән җырчы. 

Ләйләне әти-әнисенең барлык виртуаль дуслары да зур җиңүе белән тәбрик иткәннәр. 

«Ләйлә дә булсын, җиңмәсен дә! Киләчәктә тагын да югарырак үрләр яулаячак әле ул», «Безнең өчен ул инде күптән артистка. Тормыш юлыңда уңышлар теләп калабыз», «Котлы булсын җиңүләрең, тырыш, чибәр талантыбыз – Ләйләбез», – дип, күп матур теләкләр юллаганнар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев