Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Лэйна: «Мин «классная» һәм «лучшая»

Лэйнаның образы ошыймы сезгә?

Яшь җырчы, эстрадада «Малай на белом барсе» җыры белән танылган Лэйна башка артистлардан җырлары белән генә түгел, образы һәм киемнәре белән дә бик аерылып тора. Кыска итәкләр, ачык төстәге киемнәр, төрле аксессуарлар һәм ачык мэйк-ап – Лэйнаның образында төп элементлар. «Йөз сумлык ободок та кия алам», – дип сөйләде Лэйна үзе.

Мин үзем актриса булсам да, ул тормышта – бер, ә костюм дигәч икенче түгел. Мин тормышта да гади, шат күңелле, «классная», «лучшая». Заманча костюмнар һәм заманча җырлар минем.

Киемнәрем «неординар». Минем җырларны да шундый диләр бит инде. Кыска итәкләр кияргә яратам. Киемнәрне тектерәм. Гади костюмнар да була. Тик мин аларга нәрсә булса да өстим. AliExpress тан 100 сумлык ободок килде менә бүген, мин аны кидем, чөнки ул матур. Ачык төстәге 100 сумлык колготкиларны да кайтартам.

23 сентябрьдә Казанда концертым булачак. Андагы костюм! Минем аның чаклы костюм гомердә күргәнем юк иде. Музыкантлар – ал төстәге парик кигән кызлар булачак, – дип сөйләде ул. 

Бу хакта тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев