Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Леонид Куравлев хатынының кабер ташына үз исемен яздырткан

Россиянең халык артисты кичә вафат булды

РСФСРның халык артисты Леонид Куравлев бүген 85 яшендә вафат булды. Ул исән чагында ук хатынының кабер ташына исемен яздырып куйган булган. Артист хатыны үлгәннән соң 10 ел ялгыз яшәгән. Алары ярты гасыр чамасы бергә гомер иткән булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Нина Куравлева 2012 елда вафат була. Леонид Куравлев хатыны үлемен бик авыр кичерә. Ул кинода төшүдән туктый, кешеләр белән аралашмый. Нина Васильевна Троекуров зиратына җирләнгән, Леонид Куравлев та хатыны янына җирләнергә тели. Ул хатыны каберенә тыйнак кына кабер ташы куя. Анда Нина Куравлева һәм Леонид Куравлев исемнәре язылган.

Аларның ике баласы бар.

Леонид Куравлев «Иван Васильевич меняет профессию», «Ищите женщину», «Двенадцать месяцев», «Семнадцать мгновений весны», «Афоня»,

«Приключения Шерлока Холмса и доктора Ватсона: Двадцатый век начинается» һәм башка кинолардагы рольләре аша таныш.

Фото: видеодан скриншот

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев