Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

МакSим: "Айдан артык комада ятуыма ышанмадым"

"Барыгызга да сәлам, мин кабат сезнең белән!"

“Барыгызга да сәлам, мин кабат сезнең белән!

Беренче чиратта, минем өчен борчылган һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм. Бу, чынлап та, минем өчен бик мөһим. 52нче хастаханә табибларына, хезмәткәрләренә рәхмәт. Бу – гомеремне саклап калган үз эшенең чын осталары. Марьяна Анатольевна, Елена Николаевна, Денис Петрович, Зинаида Юрьевна – бик зур рәхмәт сезгә! Минем өчен борчылып, дога кылуыгыз мине теге дөньядан тартып чыгарды.

Мине реанимациядән палатага күчерәләр һәм, ниһаять, мин барыгызга да шәхсән рәхмәтемне әйтә алам. Табиблар миннән “комада күпме вакыт яттың дип уйлыйсың?” дип сорагач, мин ике көн дидем. Айдан артык вакыт узганга ышанмадым.

Мин әле дә көчсез. Йөргәндә, башым әйләнә. Әмма тиздән өйгә кайтып, гаиләмне кочаклармын дип өметләнәм. 

Табиблар күпмедер вакытка очулардан, чыгышлардан тыелып торырга кушты. Үпкәләр үз хәленә кайтмыйча, борчырга ярамый. Бу дөньяда яшәвем өчен мин сезгә, барлык табибларга, Ходаема рәхмәтлемен. Авырлык белән булса да, мин сулыйм", - дип язган МакSим.

Чыганак: Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев