Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Мәскәү егетләре Айрат Сафин һәм DJ Radik Казанга күченә

«Каршы ал, без сиңа яшәргә..»

«Без моны булдырдык. Озак уйландык, киңәшләштек һәм ниһаять карар кылдык. Казан, каршы ал! Без сиңа яшәргә!

Монда берничә көн генә булсак та, үзем өчен якын урын булуын тойдым. Татарча сөйләшүләр, ул караш, елмаюлар. Гомумән, монда татарча елмаялар кебек — ихласлылык белән. Аларга карап тагын да ныграк елмаясы килә. Кыскасы, Казан, өметләрне акларсың дип ышанам!» — дип язган Айрат Сафин. 

«Әйе, дуслар, без күчендек. Якыннар, иҗат — барысы да Казанда. Без сезнең белән Казан урамнарында күрешә алачакбыз. Каршы ал, Казан!» — дип язган үзенең сәхифәендә Радик Яруллин.

«Котлыйбыз! Казан, чыннан да, матур шәһәр», «Афәрин, күптән вакыт», «Яңа шәһәр яңа уңышлар китерсен», «Төкле аягың белән», «Рәхим итегез», — дип матур сүзләрен җиткергән инстачылар.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев