Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Өченче баласын тапкан җырчы Алсу Фазлыева ярдәм сорый

Киңәш сорап язган

Җырчы гаилә ике көн элек туган кызларына исем сайлауда ярдәм сорый.

Алсу Фазлыева инстадусларыннан киңәш сорап язган.

"Документлар тутыру белән мәш киләбез. Кызыбызның исемен бүген-иртәгә хәл итеп бетерәсе иде. Ә бездә әле дә төгәл вариант юк.

Сезнең күңел түрегездә нинди матур кыз исемнәре йөри? Комментарийларда языгыз әле", - дип язган ул.

Дуслары әллә никадәр исемнәр тәкъдим иткән:

Ләйлә, Азалия, Залина, Айзилә, Ясминә, Амелия, Айлин, Асель, Мәрьям, Таирә, Азиза, Амалия, Анелия.

Иң күп тәкъдим ителгән исемнәрнең берсе - Азалия.

Сез нинди исем тәкъдим итәр идегез?

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев