Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

«Оскар» бирергә» – Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев заманча «Титаник» төшергән

Рөстәм суга «бата», ә хатыны коткарырга тырыша

«Әгәр «Титаник» киносын безнең вакытта төшерсәләр...» – дип язган Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев, кызыклы видео куеп. Бу хакта Интертат яза.

Видеода күренгәнчә, Рөстәм суга «бата», ә хатыны, бик кайгырган кыяфәттә, аны коткарырга тырыша. Шул вакыт блогер телефонын да үзе белән ала, ә хатыны аны тартып ала да смс хәбәрләрен укыгандай итә, аннары ирен «батыра».

Бу видео блогерның язылучыларының кәефен шәп күтәргән. Алар блогерга һәм аның хатынына «Оскар» премиясен дә, «атказанган» исемен дә бирергә әзер.

«Бу актерларга «Оскар» бирегез», «Атказанган артистлар» исемен бирергә була», «Үтергән, димәк, яраткан», «Ике «Оскар» кирәк», «Көлеп үләм», – дип комментарий калдырган алар.

«Сюжет авторы кем?» – дип кызыксынучыларга: «Интернетта күрдек тә, без дә төшерергә булдык», – дип дөресен әйткән блогер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев