Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның «никахы була язган»

Юк, Ришат Алиягә тәкъдим ясамаган, сәхнәгә мулла да менмәгән

Җәлилдәге концертларында Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның аздан гына никахлары булмыйча калган. Кызык видеоны концерт карарга килгән бер тамашачы төшергән. «Почти никах була язды кичә Җәлилдә», – дип яза ул сторисларына. Әлеге видеоны Ришатның фан төркеме сәхифәсенә күчереп куйганнар, дип хәбәр итә "Интертат". 

Юк, Ришат Алиягә тәкъдим ясамаган, сәхнәгә мулла да менмәгән. Бары тик бер өлкән яшьтәге апа Ришат белән Алиягә зур подноста матур итеп бизәлгән роза чәчәкләре (кош теле) алып килгән. «Үзем пешергән роза чәчәкләре бүләк итәм сезгә. Гадәттә, мин моны бары тик никах һәм туй мәҗлесләренә генә пешерәм», – дигән ул. 

«Укып та китмисезме соң беррәттән, апа», – дип шаярткан аны Ришат. Халык рәхәтләнеп көлешкән, гөрләтеп кул чапкан. 

Бу апа ахырдан Ришатның да, Алиянең дә иҗатын бик нык яратуын әйтеп, яшьләргә иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек теләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев