Ришат Төхвәтуллин кемне сайларга белми?!
Җырчы социаль челтәрдәге язылучыларына кызыклы сорау белән мөрәҗәгать иткән
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрдәге язылучыларына кызыклы сорау белән мөрәҗәгать иткән, дип яза "Шәһри Казан".
Ришат "кайсы артист белән дуэт җырларга?" дип баш вата. Исемлектә Алинә Шәрипҗанова, Чулпан Йосыпова, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Раяз Фасыйхов бар. Кайберәүләр бу артистлар арасында Алия Карачуринаның булмавына аптыраган. Әмма Ришатның Алия белән дуэт җырлары барлыгын онытканнар бугай..
Сезнеңчә, Ришат кайсы артист белән дуэт җырласа яхшырак булыр?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев