Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Ришат Төхвәтуллин танылган җырчы турында: «Бер дә матур эшләмәде»

Араларыннан кара мәче узган бугай

Җырчы Ришат Төхвәтуллин белән рэпер Альберт Нурминский арасыннан кара мәче узган бугай. 30 июль көнне Ришатның туган авылы Карамалы-Гобәйдә узачак зур концерт программасында танылган рэпер булмаячак. 

«Дуслар, концертка әзерлек тулы көчендә. Казан егетләре белән сәхнә корабыз, шәп тавыш җиһазлары урнаштырыла. Бик кызык булачак. 30 июль көнне барыгызны да көтәбез. Концертка Нурминский килми. Бик уңайсыз хәлдә калдырды, бер дә матур эшләмәде. Аны карар өчен генә килергә җыенган кешеләр бардыр бәлки, шуңа алдан әйтеп куям», – дип сөйләгән Ришат. 

«Сезнең дустыгыз әле беркөнне генә сезнең янга өегезгә килгән иде бит. Аның белән берни дә булмадымы?» – дип аптырашкан Ришатның тамашачысы.

«Җәйге очрашулар» хәйрия концерты программасында Ришат Төхвәтуллин, Алия Карачурина, Илсөя Бәдретдинова һәм Линар Шәймөхәммәтовлар чыгышы көтелә. 

Бу хакта тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев