Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Ришат Төхвәтуллинны Себергә куалар

Халыкның ачуы килгән

Ришат Төхвәтуллин Мәскәүдә ике көн концерт куйганнан соң артист тормышының авырлыгы турында фәлсәфи уйларга бирелгән.

«Җырлавы җиңел дип уйлаучылар куп. Килдең, киендең, микрофоныңны алдың һәм җырладың да кайтып киттең. Артистларның эше рәхәт шикелле тоела. Эшемнең авырлыгын сөйләп тормыйм, зарланырга яратмыйм. Хәер, анысын сезгә белергә кирәк тә түгел. Шушы видеоотчётны карагач, үземә дә шулай җиңел генә узган сыман тоелып куйды», — дип яза ул.

Зарланырга яратмыйм дисә дә, берничә инстачы моны зарлану дип кабул иткән.

«Алайса ник зарланасың соң?», «Бик авыр булса, Себергә эшкә бар вахтага, анда рәхәт, эшләмичә дә күп итеп түлиләр», — дип һөнәрен алыштырырга тәкъдим иткәннәр.

«Аңлыйм, һәр нәрсәнең минусы бар. Ул акустика тавышына колаклар гына чыдасын. Көн дә диярлек бит. Тавышка да зыяны бар. Тамашачыга ни, ул килә дә, кайтып китә», «Читтән караганда җиңел күренә инде» — дип хәленә дә кергәннәр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев