Ризат Рамазанов никахтан соң икенче көнне нишләгән?
Җырчы гаилә серен сөйләгән
Зинира белән Ризат Рамазановлар концертларында гаилә тарихы турында сөйләгән, дип яза Интертат. Ризат Зинирага ничек итеп тәкъдим ясаган соң?
«Шомырт агачы төбенә бастырдым да, ничек башлыйсын белмим, авылча турыдан бәрәм, «син мине яратасыңмы» дип сорадым», – ди Ризат.
«Белмим. Ә син мине?» – дигән Зинира.
«Ул «белмим» дигәч, мин дә «белмим» дидем», – ди Ризат.
«Кайттың бит инде. Әйдә, өйләнешәбез», – дигән Зинира.
Шулай итеп, Ризат түгел, Зинира үзе тәкъдим ясап куйган. Икенче көнне никах булган. Шуннан соң яшь кияү бер атна печән җыйган, ташыган, өйгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев