Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Руслан Кираметдинов: «Ильмирага бер тапкыр да кул күтәргәнем юк»

Русланның: «Хатынымның инстаграмын хейтерлар «урлаган», — дигән сүзләре чын булмаган

Ильмира Нәгыймова инстаграмга ире Руслан Кираметдинов белән аерылышуы турында пост урнаштырган иде. Баксаң, татар эстрадасында үз урынын тапкан, икесенең дә яраткан тамашачылары булган, алма кебек ике бала үстерүче Кираметдиновлар сәхнәдә һәм виртуаль дөнья эчендә генә үрнәк гаилә булып күренә икән. 

Ильмира аерылышу кебек җитди адымга баруының сәбәпләрен сторисларында күрсәтте. Иҗади парның меңләгән язылучысы һәм тамашачысы кичәге видеоларда Руслан Кираметдиновны танымагандыр. Ильмира интернет челтәренә ире сукканнан соң калган күгәргән эзләрне, аның исерек килеш машинада йөрүен, үзенә карата бик начар сүзләр әйтеп сүгенгән видеоларны куйды. Аерылышырга гариза биреп тә, Русланның ризалыгын ала алмавы, күпме чакырып, судларга килмәве турында сөйләде. 

Руслан исә әлеге фактларны кире какты. Әмма Русланның: «Хатынымның инстаграмын хейтерлар «урлаган», — дигән сүзләре чын булмаган. «Дөресен сөйләргә» батырчылык итеп, Руслан Кираметдинов безгә бүген үзе шалтыратты, дип яза "Интертат".

- Ильмираның тәнендәге күгәргән урыннар каян барлыкка килде? 

- Минем Ильмирага бер тапкыр да кул күтәргәнем юк. Бу синяклар ул миңа сукканда, мин аның кулларын тотып, сакланырга тырышканда килеп чыкты. 

- Ильмира сезгә кул күтәрә дип әйтәсегез киләме? 

Аны бөтен кеше белә бит инде. Башка суга күрмәсен дип, кулын тотасың бит кешенең. Аның тәне дә бик йомшак, аз гына катырак тотсаң да күгәреп чыга. 

Бөтен безнең бергә эшләгән кешеләр дә, әниләр дә аның миңа карата мөнәсәбәтен беләләр. Кичә әни дә килгән иде аның янына, ә ул ул ишекне ачмаган. Балалар ишек төбенә басып: «Әби керсен», — дип елап торганнар… 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев