Салават Фәтхетдинов Илсөя Бәдретдинованың үзе өчен кем булуын әйтте
Йолдызлар

Салават Фәтхетдинов Илсөя Бәдретдинованың үзе өчен кем булуын әйтте

«Ир-ат белән хатын-кыз дус була алмый», — ди Салават Фәтхетдинов

Салават Фәтхетдинов Илсөя Бәдретдинованың үзе өчен кем булуын әйтте.

«Менә Илсөя Бәдретдинова үзе залда. Без Илсөя белән бик якын… дус дип әйтә алмыйм инде. Ир белән хатын-кыз дус була алмый ул. Без бик якын танышлар», — ди ул концертында Илсөя Бәдретдинова үзенә бер кәрзин чәчәкләр бүләк иткәч.

Видеоны Илсөя Бәдретдинованың фан-төркеме инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.

«Үзең каклаган каз яратасың, Илсөя. Салаватка үрдәк булса да алып киләсең калган»;

«Сөяркәм диген. Аның нәрсәсе бар инде. Хәзер алай дип әйтү модада»;

«Дус дип әйтә алмый, әлбәттә. Аннан соң хатыныннан эләгә бит», — диешкәннәр видеоны караган инстачылар. 

Чыганак: Интертат 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев