Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Салават Фәтхетдиновка зур гаепләү белдергәннәр

Җырчы инстаграмга яңа пост куйган

Салават Фәтхетдиновның инстадуслары җырчы белән комментарийлар аша аралашырга, фикерләрен калдырырга бик ярата. Җырчының соңгы посты да инстачыларны бик актив эшләргә мәҗбүр иткән — фикер төрлелегеннән күзләр камаша. «Бар җырчылар һәм бар җырларга яратучылар», — дип язган иде Салават анда, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашеваның видеосын куеп.

Беренче төркем, артистларның үз теле белән әйтсәк, «диван критиклары», Салават язган «җырларга яратучылар» турында сүз куерткан. «Бүгенге көн җырчылары кием, бизәнүдән тыш иҗади мөмкинлекләрен ача алмыйлар бит. Синдә иҗат мөмкинлеге юк икән, нигә дип интегәсең соң, мескен?», «Төпле җырчылар бик аз, селкенеп торучылар шактый», «Хәзер тыңларлык, карарлык әйбер сирәк. Сикерәләр, акыралар, бакыралар», «ТМТВны да карамый башладым инде, карар әйбер калмады», — дип язганнар.

Бер апа татар сәхнәсенә артистларны фильтр аша чыгаручы төп кеше Салават дип уйлаган, ахры. «Вәт элекке җырчылар баш иярлек кешеләр. Хәзергеләрне фермага б. түгәргә дә алмаслар иде. Алар, сәхнәне пычратып, булмаган моңнары, килешсез киемнәре, җырлары белән чыга. Салават әфәнде, нигә чыгарасыз аларны», — дип сораган ул.

«Салаватлар үзләре укытып чыгара бит ул «җырчылар“ны, шуны да онытмаска кирәк», — дип язган берәү. «Юк, аның барлык укучылары да затлылар, матур җырлыйлар, тәрбиялеләр», — дип яклаучысы да табылган.

Интернетта утырырга яратучыларның икенче төркеме, әлбәттә инде, олпат җырчы Фәридә Кудашеваның талантына сокланган, хатирәләрен яңарткан.

«Фәридә Кудашеваның тавышын ишетүгә ничектер дертләп киттем. Берничә кат тыңладым. Дөрес, чын күңеле белән, чишмә чылтырап аккандай моңы белән таң калдыра безнең бөек җырчыбыз. Хәзерге җырчыларга бер нәрсә әйтми, „Пирамида“га җыеп тыңлатырга иде. Шуннан соң моңсызлар, бәлки, сәхнәгә менмәсләр иде»;

«Искиткеч тавыш, әтиемнең яраткан җырчысы иде. Башка андый артистлар юк. Һуштан яздырырлык моң! Кечкенәдән радиодан тыңлап үстек. Әти, яратып, пластинкаларын әйләндерә иде. Рәхәт тә, моңсу да булып китте»;

«Фәридә Кудашева кебек җырчы әле тумаган. Телевизордан бер тапшыру күргән юк бу бөек җырчы турында», — дип язалар.

Инстачыларның кайберләре бүгенге көндә Фәридә апа кебек моңлы җырлый белүче артистлар булуын яза. Алар бу исемлеккә Айгөл Сагынбаева, Филүс Каһиров, Энҗе Шәймурзина, Сиринә Зәйнетдинова, Зөлфия Шакированы керткәннәр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев