Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар

Салават Миңнехановка операция ясаганнар

Күпләр җырчыга исәнлек-саулык, тизрәк савыгуын тели

Салават Миңнеханов инстаграм сәхифәсенә шундый видео куйган иде: ул гарипләр арбасына утырган, шәфкать туташы аны хастаханә коридоры буйлап этеп бара. Моны күреп, җырчының инстадуслары хафага төште, нәрсә булган, дип борчылдылар. Бактың исә, Салаватның кулы сынган икән… 

«Дуслар, бик зур рәхмәт сезгә борчылуыгыз өчен. Нәрсә булганын сөйләп тормыйм. Кыскасы шул: кулыма операция ясадылар, гипс салдылар. Исән-сау, хәзер мин өйдә», — дип тынычландырды җырчы «подписчик”ларын. Шулай да, ул бөтен нечкәлекләрне сөйләп бетермәде. Халыкка бит барысын да белергә кирәк. Кулын ничек, ни рәвешле, нишләгәндә сындыруы сер булып калды.

Күпләр җырчыга исәнлек-саулык, тизрәк савыгуын тели. «Ахыры хәерле булсын», «Бәла аяк астында инде ул. Ярар, бераз ял итәрсең», «Күз генә тигән. Сезнең гаиләдәге сөенечләргә бөтен кеше сокланып карап тормый, көнләшүчеләр дә байтак», — дип язганнар. Ә кайберәүләр исә нәрсә булды, дип төпченә:

«Мөгаен, мунча салганда төзелештә егылып төшкәндер. Бик ашыкты бит»,

«Мунча төзеп ята идең, егылып төштеңме әллә, брат?»

«Өйдәге теге баскычыгыздан очтыңмы әллә? Текә бит ул сезнең…» — дигәннәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев