Танылган җырчы хастаханәгә эләккән
Марат Яруллин авырып киткән
Марат Яруллин авырып киткән. Бу хакта ул телеграм каналында хәбәр итә. Җырчы хастаханәдә ята, аңа капельница куйганнар.
«Иртәм бик үк хәерле түгел әле. Соңгы тапкыр авырганда дәваланып бетмәдем. Чирле килеш эшләп йөрдем. Болар барысы да үз эшен эшләде – батарейкам утырды.
Яңадан башладым. Тулысынча тернәкләнү өчен берничә көн вакытым бар. Барысы да яхшы булыр дип уйлыйм», – дип яза ул.
Телеграм каналын карап баручылар җырчының тизрәк аякка басуын теләгән. «Үзең турында уйла. Берничә көн генә аз, атна буе дәвалан», – дип яза алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев