Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Хәния Фәрхигә куелган һәйкәлне алганнар

Һәйкәл ышанычлы урынга куелган

Хәния Фәрхинең туган ягында, Башкорстанның Тәтешле районында, җырчыга куелган һәйкәлне алганнар. Җырчының туганы Фирүзә Ибәтуллина «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, һәйкәлне вакытлыча гына алганнар – хәзер аның әйләнә-тирәсен тәртипкә китерәләр, дип яза Татар-информ.

Төзекләндерү максатларына акча бүленгән инде. Биредә фонарьлар урнаштырырга, тротуарга плитка җәяргә, чәчәкләр өчен аскуймалар урнаштырырга ниятлиләр. 2023 елның 30 маена, Хәния Фәрхинең туган көненә, легендар җырчының бронзадан коелган һәйкәле урынына кайтыр дип көтелә.

«Һәйкәл кышкылыкка ышанычлы урынга куелды. Аның территориясендә чәчәк түтәлләре ясалачак, фонарьлар урнаштырылачак, сыйфатлы төзелеш материалыннан тротуар җәеләчәк, аллея барлыкка киләчәк. 2023 елда, җырчының туган көнендә, безнең яраткан, хөрмәт иткән якташыбызның һәйкәле торган урын төзекләндерелер һәм тирә-якны нурга күмәр дип өметләнәбез», - дип язган Ибәтуллина.

Искәртеп узабыз, һәйкәл (авторы - скульптор Халит Галиуллин) быелның язында ачылды. Ул район бюджетыннан бүленгән, эшкуарлар һәм халык күчергән акчага төзелгән. Һәйкәл җәмәгатьчелектә төрле фикерләр уятты – күпләр аны ошатмады, шулай да җырчының туганнары ул безне канәгатьләндерә дип белдерде.

Фото: bashinform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев