Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Җырчы Иркә ире турында: «Син елап утырсаң, миңа да авыр булачак, диде»

Артур ике уйлап тормый: шунда ук военкоматка килә

Өлешчә мобилизацияләнүчеләр арасында Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур да булуы хакында хәбәр иткән идек. 

Аңа сентябрьдә повестка килә. Диңгез пехотасында хезмәт иткән Артур ике уйлап тормый:  шунда ук военкоматка килә.

ТНВ хәбәрчесе Иркә белән аралашкан, дип яза Ватаным Татарстан. Җырчы ире белән горурлануы хакында әйткән.

«Мин иремнең чын, нык ир-ат булуына инандым. Горурланам моның белән. Безнең шулай ук ике вариант бар: моңсуланып елап утырырга, яисә позитивта булырга. Ирем әйткәнчә, син елап утырасың икән, миңа да авыр булачак. Балаларга да дөрес итеп аңлатырга тырыштык бу әйберне. Күп ир-атлар киттеләр, ә әтиегез өйдә утырып тора алмый. Безнең илне сакларга кирәк. Ул, әлбәттә, кайтачак, җиңү белән кайтачак. Ул кайткач зур бәйрәм оештырабыз», –  дигән җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев