Җырчы Иркә ирен махсус операциягә озатты: Кайтам, дип вәгъдә бирде
Танылган артистлар да якыннарын озата
«Повестка ике көн элек килде. Әзерләнергә бер көн вакыт бирделәр. «Кайтам», - дип вәгъдә бирде. «Кайтам», - дигәч, ышанып торабыз инде. Җиңел түгел. Туганнарыбыз да озатырга килде. Аларны кунак иттек, үзенчә бәйрәм ясадык. Артур безгә борчылуын күрсәтмәде, аның да борчулары бардыр. Әмма без аны сизмәдек», - дип сөйләде Иркә «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Иркә әйтүенчә, алар ире белән ун елдан артык бергә. «Тәмле әйберләр пешердем. Артурның әнисе дә килде. «Бәлки, китмәскә берәр җаен табарбыз?» – дигәч тә, «ир-ат сүзе бер була, хатын кысылма инде», - диде. Мин дәшмәскә булдым. Безгә көчне Аллаһы Тәгалә бирә. Артур үзе дә намаз укый. Ир-ат кешенең көчле булуы менә шундый вакытларда сынала», - диде ул.
«Артур безгә борчылырга да, еларга да вакыт бирмәде. Һәрвакыт күңелне күтәрде. Моңсуланмадык. Белгән догаларымны укыйм, хәзрәт тә безне тынычландырды, аның белән дә сөйләштек», - дип сөйләде Иркә.
Иркәнең ире Артур Шабакаев барысы да яхшы булачагына өметләнә. «Ничек җиңел китәсең, шулай ук җиңел әйләнеп кайтасың. Үзебез белән медикаментлар, термокиемнәр, төймәле кесә телефоны алдык», - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев